«ТР УГЭЦ» ДАУ заказчылары өчен дәүләтнеке булмаган экспертиза буенча яңа мөмкинлекләр

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Төзелеш объектларының куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итү максатында «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 31 мартындагы 272 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 21.10.2022, 1884 номерлы карары белән проект документациясенә дәүләтнеке булмаган һәм дәүләт экспертизасына документлар исемлегенә бердәм таләпләр кертелә.

«ТР УГЭЦ» ДАУ 30 елдан артык дәүләт экспертизасын гамәлгә ашыручы дәүләт учреждениесе һәм төзелеш объектларына дәүләтнеке булмаган экспертиза үткәрү буенча сертификацияләнгән эксперт үзәге булып тора:

  • бөтен Россия буенча теләсә нинди катлаулылыктагы объектларны карыйбыз;
  • онлайн экспертиза уздырабыз;
  • документацияне төягәндә ярдәм итәбез;
  • XML-документ форматында бәяләмә бирәбез;
  • уникаль бонус программасы - кабат мөрәҗәгать иткәндә экспертиза бәясен 50% ка кадәр киметү;
  • экспертиза югары квалификацияле аттестованный экспертлар үткәрә.

«ТР УГЭЦ» ДАУ заказчылары өчен дәүләтнеке булмаган экспертиза буенча яңа мөмкинлекләр

  • дәүләтнеке булмаган экспертизага гаризаны Дәүләт хезмәте аша йә турыдан-туры ЕЦПИга бирергә мөмкин - хәзер мөрәҗәгать итүче документлар комплекты белән экспертиза уздыруга гаризаны йөкли генә алмый, шулай ук Дәүләт хезмәтләре интерфейсында ЕЦПЭ платформасында экспертиза уздыру статусын күзәтеп тора ала;
  • ТИМ-проектлар экспертизасын уздырабыз - составына капиталь төзелеш объектының цифрлы мәгълүмати моделе (ЦИМ) керә торган проект документациясен кабул итәбез һәм ЦИМ сыйфатын яхшырту буенча рекомендацияләр бирәбез​

Дәүләтнеке булмаган экспертиза уздырганда «ТР УГЭЦ» ДАУ һәр мөрәҗәгать итүчегә индивидуаль якын килү һәм безнең хезмәтләрнең югары сыйфатын күрсәтү принциплары белән җитәкчелек итә.

Шәхси шартлар буенча консультация бирергә: (843) 272-56-84 (доб. 230), Guzel.Nugumanova@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International