РФ Хөкүмәте объектлар төзү өчен документлар исемлеген үтәүне тикшереп тора

2022 елның 28 октябре, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 25.12.2021 № 2490 карары белән капиталь төзелеш объектын төзү проектын гамәлгә ашырганда Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.2 статьясындагы 3 - 7 өлешләрендә каралган чараларны үтәү өчен кирәкле документлар, мәгълүматлар, материаллар, килештерүләр исемлеге билгеләнгән.

Сүз түбәндәге өлештә документлар турында бара:

  • җир кишәрлегенә хокуклар сатып алу, шул исәптән дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җирләрдән;
  • инженерлык тикшеренүләрен башкару, архитектура-төзелеш проектлау, капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү өчен кирәкле белешмәләрне, документларны, материалларны раслау яисә бирү;
  • инженерлык тикшеренүләрен башкару һәм архитектура-төзелеш проектлауны гамәлгә ашыру;
  • капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү, капиталь төзелеш объектын файдалануга кертү;
  • дәүләт кадастр исәбе, дәүләт

Хәзерге вакытта исемлеккә 756 берәмлек керә (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 28.07.2022 № 1348 карары). Россия Федерациясе субъектлары өчен гомуми кагыйдә буенча исемлеккә кертелмәгән һәм федераль норматив хокукый актларда каралмаган өстәмә региональ процедуралар билгеләү мөмкинлеге төшереп калдырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International