Казанда II Халыкара төзелеш чемпионаты башланды

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

«ТР УГЭЦ» ДАУ директоры Рафар Шакиров «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узган II Халыкара төзелеш чемпионаты ачылышында булды.

II Халыкара төзелеш чемпионатын ачу тантанасын уздырдылар:

  • Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин;
  • «Росатом» атом энергиясе буенча Дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев;
  •  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов;
  • «Газпром инвест» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Илья Козлов;
  • «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО генераль директоры Алексей Комиссаров.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш министры Ирек Фәйзуллин һәм «Росатом» ДК генераль директоры Алексей Лихачев демонстрацион стендларны карап чыктылар. Татарстанның төзелеш потенциалын ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тәкъдим итте.

II Халыкара төзелеш чемпионатында Россия һәм чит илләрдән 40 тан артык команда (1100 катнашучы) катнаша. Чемпионатның приз фонды 40 млн сумнан артык. Шулай ук Чемпионат кысаларында «Төзелешне оештыру буенча иң яхшы белгеч» номинациясендә төзелеш өлкәсендә инженерлык-техник хезмәткәрләр һөнәри осталык конкурсының бөтенроссия этабы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International