Катнашучылар «Лаеш узелы» территориясендә су белән тәэмин итү, су чыгару, газ белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен, «Олы Яшел Үзән» һәм «Березовая Роща» проектлары, Казан шәһәре Идел буе районының М-14 микрорайоны һәм аның янәшәсендәге территорияләрне проектлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Фикер алышу барышында шулай ук Яшел Үзән шәһәрендә район канализация насос станциясен реконструкцияләү мәсьәләсе дә каралды.
Белешмә:
Үсеш проектына Казан шәһәре, Яшел Үзән шәһәре, Васильево шәһәр тибындагы бистә һәм дүрт авыл җирлеге - Әйшә, Новопольский, Октябрьский һәм Осиновский территорияләре керә. Гомуми мәйдан - 9,8 мең га (шул исәптән Казанның Киров районы), шулардан 1,7 мең га төзелеш алып барырга тиеш, шул исәптән Казанның төзелеп килүче «Салават күпере» һәм «Радужный» микрорайоннарын да кертеп