«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү идарәсе» ДАУ укыту үзәге проект һәм тикшеренү эшләренә смета төзү буенча семинар үткәрә

2022 елның 23 сентябре, җомга

2022 елның 30 сентябре көнне «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү идарәсе» ДАУ укыту үзәге «Эш бәясен бәяләүдән чыгып, проект һәм тикшеренү эшләренә сметалар туплау» дип аталган семинар үткәреләчәк.

Аудитория: проект институтлары, төзелеш компанияләре, СМУ, капиталь төзелеш бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре.

Лектор: «Адепт» ДК җитәкчесе урынбасары Будруева Светлана Вячеслав кызы.

Укыту программасында:

  • 2022 елда норматив документларның һәм методикаларның үзгәрешләре;
  • проект-тикшеренү эшләрен эшләү һәм куллану методикалары проектлары;
  • «Адепт:Проект» профессиональ программасы ярдәмендә проект-тикшеренү эшләренең бәясен исәпләү һәм башкалар.

Катнашу бәясе: 3 900 сум (НДС түләнми).

Үткәрү урыны

Казан ш., Шуртыгина ур., 22 й., «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү идарәсе» ДАУ укыту үзәге (АНО ДПО «ПрофСтандарт»).

Онлайн катнашу мөмкин.

Тулырак мәгълүмат: +7 (843) 253-75-49, +7 (960) 043-43-44 яисә почта аша info@proff-standart.ru

Гариза бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International