Реновация 287 га мәйданда узачак. Территориядә 1,5 млн кв. метр торак һәм 1,3 млн кв. метр административ һәм коммерцияле биналар барлыкка киләчәк. Яшелләндерү һәм төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләре проектлана торган территориянең кимендә 25%ын биләячәк һәм 72 га тәшкил итәчәк, шул исәптән 12 км озынлыктагы яр буе төзекләндереләчәк.
2025 елга беренче дүрт йортны файдалануга кертү күздә тотыла. Яңа торак микрорайонны Идел буенда 2031 елга төзеп бетерергә планлаштыралар.
Проектта 1100 дән артык фатирлы һәм төрле коммерцияле күчемсез милектәге 20 торак йорт, мәктәп һәм сигез балалар бакчасы, яр буе һәм сквер урнаштыру каралган.
ЖКның архитектур концепциясендә татар милли тәңгәллеге һәм XIX гасыр татар милли чигү үрнәкләре чагылыш тапкан.
Беренче ТК төзүчесе «СМУ-88» компаниясе булды.
Фото сайтлардан: president.tatarstan.ru, kzn.ru