«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү идарәсе» ДАУ укыту үзәге янгын куркынычларын исәпләү буенча семинар үткәрә

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 28 сентябре көнне «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү идарәсе» ДАУ укыту үзәгендә «Янгын куркынычларын исәпләү» семинары узачак.

Аудитория: проект институтлары, төзелеш компанияләре, архитектура-күзәтчелек учреждениеләре, предприятиеләрнең капиталь төзелеш бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре.

Укыту программасында:

  • янгын рискларын чутлау;
  • янгын куркынычының исәпләнгән күләменә тәэсир итүче төшенчәләрнең проектлаганда йогынтысын исәпкә алу;
  • янгынга каршы дистанцияләрне раслау;
  • куркыныч җитештерү объектларында ягулык-һава катнашмалары шартлаганда биналарның һәм корылмаларның шартлаучан- лыгын нигезләү методлары һәм башкалар.

Катнашу бәясе: 3 000 сум (НДС түләнми).

Үткәрү урыны

Казан ш., Шуртыгина ур., 22 й., «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү идарәсе» ДАУ укыту үзәге (АНО ДПО «ПрофСтандарт»).

Онлайн катнашу мөмкин.

Тулырак мәгълүмат:: +7 (843) 253-75-49, +7 (960) 043-43-44 яисә почта аша info@proff-standart.ru

Гариза бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International