Россия экспертлары Ассоциациясе: үсешнең яңа векторы

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

2022 нче елның 19 сентябре Юстиция министрлыгының Мәскәү буенча баш идарәсе тарафыннан Россия экспертлары Ассоциациясе теркәлгән.

«Эксперт җәмгыяте өчен әһәмиятле вакыйга - Россия экспертлары Ассоциациясе дәүләт теркәве алды һәм үзгәртеп корылган форматта эксперт бергәлеген берләштерүгә һәм барлык экспертлар өчен бердәм һөнәри эшчәнлек стандартларын эшләүгә юнәлдерелгән үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Безнең бурыч - экспертиза сыйфатын күтәрү, белгечләрнең квалификациясен камилләштерү, эксперт оешмаларының цифрлы үсешенә ярдәм итү», - дип аңлатма бирде АЭР Идарәсе рәисе Леонид Ставицкий.

Ул билгеләп үткәнчә, быел идарә органнарын эчке оештыру ягыннан үзгәртеп кору, Ассоциация эшчәнлегендә өстенлекле һәм беренче чираттагы бурычларны билгеләү, аларны үтәү механизмнарын эшләү буенча җитди эш башкарылган. Әгъзалар составын киңәйтүгә зур игътибар бирелде һәм бирелә. Идарә кураторлыгы астында Ассоциациянең эчке актларын, шул исәптән Ассоциациянең эксперт эшчәнлеге стандартларын әзерләү һәм тикшерү буенча актив эш алып барыла.

Искәртәбез, Ассоциация «Россия» рәсми атамасын үз исемендә файдалану хокукын быелгы язда алды (Россия Юстиция министрлыгының 2022 елның 29 апрелендәге 559-р номерлы күрсәтмәсе). 2022 нче елның 5 июлендә чираттан тыш гомуми җыелышта Ассоциация әгъзалары бертавыштан берләшүнең яңа атамасы - Россия экспертлары Ассоциациясе (кыскартылган - АЭР) турында карар кабул итте. Россия экспертлары Ассоциациясе Уставын кабул итү эксперт җәмгыяте өчен әһәмиятле карар булды, анда Ассоциация эшчәнлегенең төп максатлары һәм бурычлары, гомумроссия берләшмәсе буларак, өстенлекле юнәлешләре чагылыш тапты.

 «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү идарәсе» ДАУ Россия экспертлары Ассоциациясе әгъзасы булып тора, ә «ТР УГЭЦ» ДАУ җитәкчесе Рафар Шакиров АЭР Идарәсе әгъзалары составына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International