«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсен Казан ш., Приволжский районы, Р. Гареева урамында 1501 укучылык мәктәп төзү проекты алды. Проект документациясе модельләштерү технологияләрен кулланып эшләнде.
Цифровизацияләштерелгән мәгълүмат моделен тикшерү процессы турында монда укыгыз.
Проект гомуми мәйданы 27,970 кв.м булган 3 катлы мәктәп төзелешен күздә тота. Мәктәп территориясендә волейбол һәм баскетбол өчен уен мәйданчыгы, хоккей мәйданы, йөгерү трассасы белән футбол кыры, теннис корты, шулай ук башлангыч сыйныфлар һәм продленкага калган балалар өчен кечкенә архитектура формалары белән җиһазландырылган ял итү зоналары булачак.
Яшелләндерү үз эченә машина юллары һәм тротуарлар урнаштыру, агачлар, куаклар, чәчәк утырту һәм газон чәчүне ала.
Генераль проектлаштыручы булып ГУП РТ «Татинвестгражданпроект», төзүче - Казан шәһәре хакимиятенең Башкарма комитеты, техник клиент - «Татарстан Республикасының төп инвестицияләр һәм төзелеш идарәсе» ДКУ.