Киңәшмәдә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ директор урынбасарлары, идарә башлыклары, бүлек башлыклары катнашты.
Киңәшмә кысаларында актуаль мәсьәләләр каралды:
Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ эшчәнлеге республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруда төп роль уйный. «Республикада төзелә торган объектларның иминлеге, сыйфаты һәм бәясе күбесенчә сезгә бәйле. Төзелеш өлкәсендә барган үзгәрешләрне исәпкә алып, без яңа шартларга тиз ияләшергә һәм куелган бурычларны нәтиҗәле үтәргә тиешбез», – диде ул.
Рафар Шакиров хәбәр иткәнчә, проект документларына кабат экспертиза бюджет акчаларын баш бүлүче – ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы рөхсәте белән генә үткәрелә. «Проект документларына үткәрелә торган экспертиза дәрәҗәсендә проект карарларын оптимальләштерү буенча чаралар күрелде, алар объектның бәясен нигезсез арттыруга һәм бюджеттан өстәмә чыгымнарга китерә. Бу карарлар биналар һәм корылмалар куркынычсызлыгына тәэсир итми», – дип билгеләп үтте ул.