Төзелеш объектларына дәүләт экспертиза һәм «бер тәрәзә» режимында экологик экспертиза үткәрү тәртибе үз көченә керде

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 1 сентябреннән «бер тәрәзә»  принцибы буенча проект документларына дәүләт экспертизасы һәм проект документларына дәүләт экологик экспертиза уздыру мөмкинлеге була.

Мондый экспертиза алу өчен гаризачы экспертиза органына «бер тәрәзә»  принцибы буенча проект документларына дәүләт экспертизасы һәм дәүләт экологик экспертизасы үткәрү турында гаризалар, шулай ук аңа тәкъдим ителә торган проект документацияләре һәм көчәйтелгән квалификацияләнгән электрон имза белән имзаланган дәүләт экспертизасы өчен кирәкле башка документлар җибәрә.

«Бер тәрәзә» принцибы буенча экспертизага документларны «Главгосэкспертиза» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша тапшырырга мөмкин.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 20.12.2021 № 2366 карары «Бер тәрәзә»  принцибы буенча проект документларына дәүләт экспертизасы һәм проект документларына дәүләт экологик экспертиза уздыру турында»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International