Юлның яңартылган участогында Наил Магдеев - Чаллы шәһәре мэры һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәрәкәтне ачты.
Әлеге участокта эшләр «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты һәм «Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында башкарылды. Эшләр барышында һәр юнәлештә ике полосалы күпер корылмасы төзелә.