Хөрмәтле хезмәттәшләр, республика халкы һәм кунаклары!
«Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасы Дәүләт экспертиза һәм бәя билгеләү идарәсе» дәүләт автономияле учреждениесе исеменнән һәм шәхси үземнән Сезне Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм күпмилләтле халыкның бердәмлеге, туган якка мәхәббәт символы булып тора. Безнең төбәк халкы хаклы рәвештә аның бай тарихы һәм мәдәнияте, икътисадый, фәнни һәм рухи потенциалы белән горурлана ала.
Бүген Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында һичшиксез лидер, анда халыкның лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү, көндәшлеккә сәләтле икътисад булдыру, социаль, мәгариф һәм мәдәни өлкәләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре уңышлы хәл ителә.
Республиканың төзелеш комплексы гамәлгә ашыра торган көндәлек команда эше ярдәмендә торакны файдалануга тапшыру буенча тотрыклы динамика тәэмин ителә, төзелеш өлкәсендә программалар гамәлгә ашырыла, һәм алга таба да республиканың уңышларын арттырачак, яңа иҗади планнар тормышка ашырылачагына шик юк!
Бу бәйрәм көнендә Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, республикабыз һәм илебез иминлеге хакына барлык башлангычларда уңышлар телим!
Хөрмәт белән, «УГЭЦ ТР» ДАУ директоры Рафар Шакиров