ТР Министрлар Кабинеты республиканың цифрлаштыру программасына үзгәрешләр кертте

2022 елның 23 августы, сишәмбе

2022 елның 25 июлендә «Цифрлы Татарстан» Татарстан Республикасы дәүләт программасына үзгәрешләр үз көченә керде.

Республика цифрлы трансформациясенең дәүләт программасына түбәндәге ярдәмче программалар керә:

  • «Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне цифрлаштыру һәм Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүмат-телекоммуникация инфраструктурасын үстерү» ярдәмче программасы;
  • «Татарстан Республикасының мәгълүмат киңлеге инфраструктурасын үстерү һәм камилләштерү» ярдәмче программасы;
  • «Татарстан Республикасында мәгълүмат технологияләре өлкәсендә икътисадый мохитне һәм кеше капиталын үстерүгә дәүләт ярдәме» ярдәмче программасы.

Үзгәрешләр кагылды:

  • Программаны гамәлгә ашыру сроклары (2025 елга кадәр тагын бер елга озайтылды).
  • Еллар һәм чыганаклар буенча финанслау һәм бүленеш күләме (программаны финанслауның гомуми күләме 16,9 млн сум тәшкил итә).

«Санлы Татарстан» Татарстан Республикасы дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International