Хөрмәтле ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, фронтовиклар, һәлак булганнарның тол хатыннары, сугыш балалары!
Кадерле коллегалар!
«Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы һәм бәя бирү идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!
9 май - безнең ил өчен үзенчәлекле дата. Нәкъ шул көнне илебезнең барлык почмакларында, шатлыклы хәбәр белән көтелгән «Җиңү» сүзе яңгырады. Аңа юл озын һәм авыр була. 26 миллионнан артык ватандашыбыз сугыш кырыннан кайтмады. Һәм хәзер безнең аларның казанышларын хөрмәтләү һәм бу тормыш дәресен истә тоту бурычыбыз.
Сугыш елларында якташларыбыз үзләрен кыю һәм куркусыз сугышчылар итеп күрсәттеләр. Татар АССР ышанычлы тылга әйләнде. Биредә хәрби техника җитештерелгән, госпитальләр җәелдерелгән, хәрби кадрлар әзерләнгән, авиация һәм укчы дивизияләр, йөзләгән хәрби экипажлар оештырылган. Татарстан АССРның меңләгән кешесе үз гомерләрен җирдәге тынычлык өчен биргәннәр.
Үткәннәрне хәтердән башка бер халыкның киләчәге дә була алмый. Быел 77 нче тапкыр без бу бәйрәм көнен каршы алабыз. Бөек Җиңүнең варислары булу - зур дәрәҗә. Без барлык ветераннарга да аларның үлемсез бөек батырлыгы өчен рәхмәт белдерәбез. Алар ярдәмендә без һәрвакыт ирекле илдә, тынычлыкта һәм татулыкта яшәвебез белән горурланачакбыз. Республикабызның барлык гражданнарына һәм илебезгә игелек, җылылык, иминлек, тыныч күк йөзе һәм якты киләчәккә ышаныч телим!
Хөрмәт белән, «ТР УГЭЦ» ДАУ директоры Мәҗит Салихов