РФ Хөкүмәте карары буенча төзелеш контроле уздыру очраклары билгеләнде

2022 елның 6 мае, җомга

Хөкүмәтнең  21.04.2022 № 712 номерлы карары белән федераль башкарма хакимият органнары яисә ведомство буйсынуындагы (бюджет һәм автоном) учреждениеләр тарафыннан төзелеш контролен үткәрү очраклары билгеләнгән.

РФ Хөкүмәте карары буенча «Транспорт системасын үстерү», «Кырым Республикасының һәм Севастополь шәһәренең социаль-икътисадый үсеше» дәүләт программалары кысаларында, шулай ук башка программалар кысаларында түбәндәгеләр билгеләнә:

  • федераль әһәмияттәге юл хуҗалыгы транспорт инфраструктурасы объектын төзегәндә, капиталь ремонтлауны тулысынча яисә өлешчә федераль бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашыру планлаштырыла торган төзелеш контроле, мондый объектның смета бәясе 2 млрд сумнан арткан очракта, Федераль юл агентлыгы карамагындагы дәүләт (бюджет яисә автоном) учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла;
  • региональ, муниципальара яисә җирле әһәмияттәге юл хуҗалыгы транспорт инфраструктурасы объектын төзегәндә, реконструкцияләгәндә, капиталь ремонтлауны тулысынча яисә өлешчә федераль бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашыру планлаштырыла торган төзелеш контроле, мондый объектның смета бәясе 500 млн сумнан арткан очракта, Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы карамагындагы дәүләт (бюджет яисә автоном) учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Документ 2022 елның 29 апрелендә үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International