Конкурсны оештыручылар-ТР Төзелеш министрлыгы, ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе, «Главгосэкспертиза России» ФАУ Идел буе филиалы, ТР Төзүчеләр берлеге, КДАТУ.
Конкурс сметачы һөнәренең абруен һәм иҗтимагый әһәмиятен күтәрүгә, бу өлкәдә белгечләрнең һөнәри осталыгын һәм эш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә. Конкурсның популярлыгы елдан-ел арта, быел катнашучылар саны 56 кеше тәшкил итте.
Беренче тур нәтиҗәләре буенча лидерлар унлыгына Бетехтина Ингрид (Ханты-Манси автоном округы), Демиденко Мария (Мәскәү өлкәсе), Загребельная Юлия (Минеральные воды), Леоненко Кирилл (Симферополь), Напалков Олег (Төмән), Сафин Инсаф (Казан), Сидорова Марина (Ярославль), Чайкина Татьяна (Глазов), Шадрина Оксана (Алапаевск), Якубова Алинә (Казан) керде.
Конкурсантларга тагын ике тур – һөнәри казанышларны тәкъдир итү һәм конкурс комиссиясе белән әңгәмә узарга туры киләчәк. Һәр катнашучы диплом һәм ярышлар өчен бәһасез тәҗрибә алачак. Иң яхшы конкурсантлар фирма алтын значоклары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәләр.