РФ аерым закон актларына үзгәрешләр

2022 елның 22 марты, сишәмбе

14.03.2002 ел, № 58-ФЗ Федераль закон нигезендә, төзелеш тармагына кагылышлы РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертелде.

Хөкүмәт билгеләргә хокуклы:

  • дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен бирү үзенчәлекләре
  • ТКХ, капиталь ремонт өчен взнослар, түләү, шулай ук затлар тарафыннан үз вакытында башкарылмаган хезмәт өчен неустойканы исәпләү һәм түләү үзенчәлекләре

Өлешләп төзүдә катнашучы тарафыннан эскроу-счетка кертелгән акчаларны шартлы рәвештә депонлаштыру срогын озайту мөмкинлеге булдырылды.

Документларга хокукый экспертиза үткәрүнең гадиләштерелгән процедурасы кертелде.

Проектлар буенча иҗтимагый фикер алышу һәм ачык тыңлаулар процедуралары һәм сроклары эшләнде:

  • генераль планнар
  • җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
  • территорияне планлаштыру һәм межалау

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»14.03.2022 ел, № 58-ФЗ Федераль закон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International