Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең Замелекесье районында урнашкан күп катлы торак йорт төзелеше проекты дәүләтнеке булмаган экспертизаның уңай бәяләмәсен алды.
Проектның генераль проектчысы, төзүче һәм техник заказчысы - «ДОМКОР»ҖЧҖ.
Гомуми мәйданы 8 752 кв. м. булган 19 катлы йорт 179 фатирга исәпләнгән. Ишегалды территориясендә спорт һәм тренажер мәйданчыклары, балалар һәм өлкәннәр уеннары өчен мәйданчыклар, кем киптерү һәм келәмнәрне чистарту өчен хуҗалык мәйданчыгы, шулай ук 128 машина урынга исәпләнгән автопарковка урнаштыру каралган.
Безнең эшләрне сайтта " учреждение турында « - проектлар ГАЛЕРЕЯСЫ бүлегендә карарга мөмкин
Хезмәт күрсәтүнең индивидуаль шартлары буенча +7 (843) 272-56-84 (доб. 230), e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең эксперт эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Ногманова Гүзәл Рифат кызы.