РФ Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертелде

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

РФ Хөкүмәтенең 03.03.2022 Ел, № 286 карары белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертелде.

Әлеге документ РФ Хөкүмәтенең 03.03.2018 ел, №222 карары белән расланган сзз чикләрендә урнашкан санитар-яклау зоналарын (СЯЗ) билгеләү һәм җир кишәрлекләрен куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертә.

СЯЗ билгеләү, үзгәртү яки туктату турында карарларны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте органнары карап тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул итәчәк.

Роспотребнадзор шулай ук әлеге карарлар аның территориаль органнары тарафыннан кабул ителәчәк объектларның төрләрен билгеләү хокукына ия.

Документ 2022 елның 13 мартында үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International