Кадерле хатын-кызларыбыз!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү идарәсе» ДАУ исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
8 нче Март – ул хатын-кызларның тормышыбыздагы роле, тышкы нәфислеге, зирәклеге, тормышыбызны тулыландыра торган энергиясе турында искә төшерә торган көн.
Хатын-кызлар! Сезнең гүзәллегегез, нәфислегегез безнең күзләребезне һәм йөрәкләребезне сөендерә! Сезнең мәхәббәтегез һәм яхшылыгыгыз аркасында, без - ир-атлар, бөек гамәлләр кылырга һәм көн саен яхшырак булырга телибез.
Хезмәтегез, ягымлы карашыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә нык сәламәтлек, шәхси иминлек һәм изге теләкләрегезнең тормышка ашуын телим.
Барлык өмет-хыяллар чынга ашсын, һәр көнегез елмаюга күмелсен, ә язгы чәчәкләр исе белән бергә һәрберегезнең тормышына шатлык һәм иминлек керсен.
Яз, хатын-кыз, наз һәм матурлык бәйрәме белән, кадерле гүзәл затларыбыз!
Хөрмәт белән, «Татарстан Республикасының
төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт
экспертизасы һәм бәяләр билгеләү идарәсе»
ДАУ җитәкчесе Мәҗит Салихов