Комплексның генераль проектлаучысы булып ГУП «Татинвестгражданпроект», ә төзүчесе булып – НКО «Государственный жилищный фонд при Президенте РТ» тора.
Гомуми мәйданы 2 954, 6 кв.м. булган төзелеш комплексына гражданлык инициативаларын үстерүгә ярдәм итү үзәге (ЦСРГИ), Юстиция министрлыгы офисы, юридик ярдәм үзәге, күргәзмә заллары булган офис бинасы, хокукый ярдәм үзәге һәм япмалы автостоянка керә.
Биналарда структур бүлекчәләрнең эш урыннарын (кабинетларны, офисларны), килүчеләрне кабул итү өчен кабинетларны, конференц-залларны, архивны, күргәзмә залларын, волонтерлар өчен бүлмәләрне урнаштыру каралган.
Территориядә шулай ук хезмәткәрләр һәм килүчеләр өчен автомобильләр кую зонасы каралган. Тирә-юньдәге территориягә газ, агач һәм куаклар утыртуны үз эченә ала.
«Юстиция кварталы» - ул заманча шәһәр пространствосы, анда Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше файдалана ала торган барлык хокукый хезмәтләр тупланачак.
«Юстиция кварталы» төбәкнең барлык юридик җәмәгатьчелеге өчен аралашу, укыту һәм тәҗрибә алмашу мәйданчыгы, шәһәрнең иҗтимагый тормышына бушлай «җәлеп итү ноктасы» булачак.