Дәүләт экспертизасын үткәрүгә үзгәрешләр кертелә

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Россия Төзелеш министрлыгы РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм «РФ халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында» 73-ФЗ номерлы Федераль законга төзәтмәләр кертте.

Әлеге төзәтмәләр мөмкинлек бирәчәк:

  • Бер үк вакытта «бер тәрәзә» принцибы буенча шәһәр төзелеше һәм Экологик Проект документларына дәүләт экспертизасы үткәрергә;
  • Капиталь төзелеш объектларының инвестицион-төзелеш циклын кыскартырга.

Мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләрне башкаруга проект документларына карата бары тик шәһәр төзелеше экспертизасы гына үткәрелә, шуңа бәйле рәвештә дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза үткәрүгә вакытлы һәм финанс чыгымнары төшереп калдырыла. Моннан тыш, мондый проектларны килештерүдә төзелешкә рөхсәт бирү зарурлыгы юкка чыга.

Төзелеш министрлыгында әлеге төзәтмәләр 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керер дип планлаштыралар. Хәзерге вакытта проект 2022 елның 11 мартына кадәр халык алдында фикер алышу уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International