Хөрмәтле Ватанны саклаучылар! Кадерле ветераннар!
«Татарстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Ватанны саклаучылар көне - ул намус һәм батырлык, хәрби бурычка тугрылык бәйрәме. Йөз еллык тарихы булган бу тантаналы көн безнең тормышыбызга патриотизм, буыннар бәйләнешен һәм гореф-гадәтләрнең дәвамчылыгын чагылдыру буларак нык кереп калды. Бүген без Россия солдатының батырлыгын хөрмәтлибез, Ватан бәйсезлеге өчен һәлак булучыларны искә алабыз. Ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, локаль хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны хөрмәтлибез.
Үз эшебезгә шулай ук исән-сау һәм һәлак булган геройларның васыятьләренә тугрылылыгыбызны без яңа Россия төзелешендә актив катнашып, аны бай, чәчәк атучы, танылган һәм дөньяда хөрмәтле илләрнең берсе итеп расларга тиешбез.
Бәйрәм көнендә Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, ышанычлы союздашлар һәм юлдашлар телим! Һәм, әлбәттә инде, якыннарыгыз, туганнарыгыз, яраткан дусларыгызның һәрвакыт янда булуын һәм кирәк чакта ярдәм итүен телим!
Хөрмәт белән, «Татарстан Республикасының
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы
һәм бәяләр билгеләү идарәсе» ДАУ
җитәкчесе Мазит Салихов