Хаталарны проект башында табып төзәтү күпкә уңайлырак һәм әһәмиятлерәк, чөнки соңрак ачылган саен проектка ул күбрәк зыян китерә. 3D – моделированиеда да хаталар булырга мөмкин һәм чынбарлыкта аларны күрүе кыен. Хаталар үзенә күрә шактый вакытны һәм игътибарны тәлап итә. Шуңа да экспертларга эшне автоматизацияләштерер өчен аерым програмалар белән эш итергә кирәк. Бүгенгесе көндә ТИМ-проект хаталарын ачыклауда специальләшкән аерым программалар бар. Solibri программа комплексы мисалында автоматлаштырылган тикшерүне карарбыз һәм теге яки бу Кагыйдәләрнең ничек язылуын тикшерербез.
ТИМ проектын кертү - проектны тикшерүгә киткән вакытны кыскартырга мөмкинлек бирә. Модель үз эченә берничә төр мәгълүмат базасын ала. Әлеге мәгълүмат базалары график, геометрик һәм алфавит-цифрлы һәм кодларны үз эченә алган параметрлардан тора, моның белән барлык катнашучылар да куллана ала.
Модельне булдыру һәм гамәлгә кертү түбәндәгечә башкарыла. Норматив документтан автоматизаөияләштерү өчен төп моментларны билгеләп алабыз (мәсьәлән, биеклек –1,9 ким булмаска тиеш, бина – эвакуацион чыгу юлы). Solibri программасы ярдәмендә ТИМ-модельләрен автоматизацияләштерү өчен кирәкле параметрларны кертәбез һәм информацион модельләр өчен кагыйдәләрне булдырабыз. Solibri компаниясенең үз документы бар (API), аның ярдәмендә кулланучылар үзләре индивидуаль чишү юлларын таба ала. Ахыр чиктә, программа тикшерүнең җыелма нәтиҗәләрен формалаштыра. Җыелма нәтиҗәдә ике параметр күрсәтелә: кисәтүләр саны һәм кисәтүләрнең тыгызлыгы, ягъни 1000 куб метрлык кисәтүләр саны, әлеге тикшерү эшнең сыйфатын күрсәтә. Алга таба тикшерү нәтиҗәләре гариза бирүчегә проект өстендә алга таба эшләү һәм кисәтүләрне бетерү өчен тапшырыла.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе»ДАУда ТИМ-проекты буенча экспертизаны Россия регионыннан теләсә кайсы заказ ясаучы үтә ала.
Чөнки безнең экспертиза үткәрү буенча 30 еллык тәҗрибәбез һәм профессиональ берләшмәдә абруебыз бар.
Шәхси хезмәт күрсәтү шартлары буенча консультацияне телефон аша алырга мөмкин +7 (843) 272-56-84 (230), e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ эксперт эшчәнлеге оештыру буенча идарә башлыгы – Нугуманова Гүзәл Рифат кызы.