Чистай шәһәрендә пассажирлар пристане төзелеше буенча бәяләмә

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә пассажир пристане төзелеше объекты буенча уңай бәяләмә бирде.

Генераль проект ясаучы ГУП РТ «Татинвестгражданпроект», төзүче– Исполнительный комитет Чистопольского МО РТ, техник заказ ясаучы – ГКУ «ГИСУ».

Гомуми мәйданы 597 кв. м. булган бер катлы пассажир пристанее 100 пассажирга исәпләнгән. Ул Чистай шәһәрендә Кама елгасының сул як ярында урнашкан һәм пассажирлар утырту һәм төшерү өчен причаль Корылмалар булган перрон, вокзал, җәяүлеләр кичүе һәм транспортның барлык төрләре өчен тукталышлар булган вокзал яны мәйданы, шулай ук ял итү һәм көтү өчен яшел зонаны үз эченә ала. Для комфортного времяпрепровождения пристань оборудована устройствами для снабжения питьевой водой, обеспечения электроэнергией и подключения к wi-fi. По периметру здания предусмотрена открытая галерея под навесом. Уңайлы вакыт үткәрер өчен, пристань эчәргә яраклы су, электр энергиясе wi-fiга тоташтыру өчен җайланмалар белән җиһазландырылган. Бина периметры буенча элмә астында ачык галерея каралган.

Территориядә шулай ук 22 машиналык һәм 6 автобуслык автостоянка урнашачак. Асфальттан буш булган территорияга газон утыртылачак.

Экспертиза үткәрү турында гариза тутырырга, документларны электрон рәвештә gosekspertiza-rt.ru сайтында Шәхси кабинетында тапшырырга мөмкин, экспертиза мәсьәләләре буенча кайнар линия: + 7 (843) 207-06-04 яки электрон почта аша help.uslugi@tatar.ru мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International