Генераль проектировщик булып «ИТЦ СОЮЗ» ҖЧҖ, төзүче булып Абдрахман авыл җирлеге башкарма комитеты тора.
Гомуми мәйданы 4 мең кв.м. булган боз сарае бинасы алкалы хоккей һәм тимераякта массакүләм шуу буенча укыту-тренировка дәресләре өчен билгеләнгән.
Проектлана торган бина үз эченә административ-көнкүреш корпусын, боз аренасын һәм техник бүлмәләрне ала.
Боз аренасы 50 тамашачы урынына исәпләнгән трибуналар белән җиһазландырылган. Административ-көнкүреш корпусы - прокатка алу, тимераяк тоткычлары, медицина блогы, киенү-чишенү бүлмәләре, методик кабинетлар һәм тренерлык бүлмәләрен үз эченә ала.