Дәүләтнеке булмаган экспертизаны «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Пермь шәһәреннән төзүче үтте

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәргән очракта без һәр заказчикка индивидуаль караш һәм югары сыйфат күрсәтү принципларына таянабыз

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дәүләти булмаган экспертизаның уңай бәяләмәсен Пермь шәһәрендәге ике күпфатирлы йорт алды.

Төзүче булып - «Ива-Девелопмент» ҖЧҖ, генераль проектлаучы һәм техник заказчик булып  - «Пермоблпроект» ҖЧҖ тора.

Йортлар берничә секциядән тора – беренче йорт 9, 12, 16 катлы 5 секциядан; икенчесе - 12 һәм 16 катлы ике секциядән тора. Секцияләр арасында инженерлык коммуникацияләрен урнаштыру өчен җир асты ярымүткәргеч каналы каралган. Беренче катларда офис бүлмәләре, калганнарында – торак фатирлар (бер, ике, өч һәм дүрт бүлмәлеләр) урнашкан. Кайбер секцияләрдә ике катлы фатирлар урнашачак.

Территориядә ял итү, уеннар һәм спорт мәйданчыклары, автопарковка каралган. Яшелләндерү үз эченә газон, тере койма рәвешендә агачлар һәм куаклар утыртуны күз алдында тота.

Безнең эшләрне сез «Учреждение турында» - Проектлар галереясы бүлегендә карарга мөмкинсез

Шәхси хезмәт күрсәтү шартлары буенча консультацияне телефон аша алырга мөмкин +7 (843) 272-56-84 (230), e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ эксперт эшчәнлеге оештыру буенча идарә башлыгы – Нугуманова Гүзәл Рифат кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International