Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2022 елның I кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урыны гомуми мәйданының 1 кв.метрының уртача базар бәясе күрсәткечләре расланды.
Татарстан Республикасында 1 кв. м. бәясе 96 108 сум тәшкил итәчәк.
Әлеге боерык, күрсәтелгән социаль түләүләр федераль бюджет акчалары исәбеннән торак урыннары алу (төзү) өчен бирелә торган барлык категория гражданнар өчен социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен, РФ башкарма хакимияте органнарына йөкләнә торган Россия Федерациясе субъектларына кагыла.