Төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллану буенча «Юл картасы» расланды

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

РФ Хөкүмәтенең 20.12.2021 ел, № 3719-р күрсәтмәсе белән проектлауда һәм төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллану буенча «Юл картасы» расланды.

«Юл картасы» төзелеш тармагында яңа технологияләр куллануның перспектив юнәлешләрен үстерүгә юнәлдерелгән чараларны башкаруны күздә тота:

  • аддитив төзелеш производствосы технологияләрен гамәлгә кертү өчен шартлар тудыру;
  • монтаж һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре этапларында өстәмә һәм виртуаль чынбарлык кертү;
  • инженер эзләнүләр, төзелеш, эксплуатацияләү һәм сүтү процессында пилотсыз авиация системаларын кулланып аэромониторинг;
  • энергоэффектив һәм экологик Материалларны куллануны стимуллаштыру   һ. б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International