Капиталь төзелеш объектларын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру кагыйдәләре расланды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

РФ Хөкүмәтенең 30.11.2021 ел, № 2130 карары белән, капиталь төзелеш объектларын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру кагыйдәләре расланды, шулай ук РФ Хөкүмәтенең аерым актларына үзгәрешләр кертелде һәм РФ Хөкүмәтенең аерым актлары үз көчен югалткан дип танылды.

Кагыйдәләр үз эченә ала:

Техник шартлар бирү тәртибе

Тоташтыру турында шартнамә төзү тәртибе

Үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары объектларының тоташтырылган егәрлеген (йөкләнешен) куллану хокукына юл бирүдән файдаланып тоташтыру үзенчәлекләре

Кагыйдәләр 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International