Торакны исәпкә алу буенча бердәм реестрның цифрлы платформасы эшләнде

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан федераль торак йөкләмәләре белән гражданнарның бердәм цифрлы реестрын формалаштыру өчен нигез булып торган аппарат-программа комплексы эшләнгән һәм файдалануга тапшырылган.

Әлеге цифрлы платформа «РФ гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итү»дәүләт программасына керүче гражданнар категорияләре буенча барлык кирәкле мәгълүматны җыярга мөмкинлек бирәчәк.

Реестр торак сатып алуда дәүләт финанс ярдәме күрсәтүгә дәгъва итүче гражданнарның федераль һәм муниципаль чиратларын даими инвентарьлаштыру процессын гадиләштерү һәм алар турында мәгълүматны системалаштыру максатыннан эшләнгән.

Хәзерге вакытта комплекс тест стадиясендә тора, аның барышында барлык гражданнар турында мәгълүматны аларның категорияләре реестрына кертү планлаштырыла. Барлыгы 800 мең граждан турында мәгълүматны күчерү планлаштырыла.

Хәзерге вакытта Бердәм реестрны тутыру тәртибен һәм шартларын регламентлаучы норматив-хокукый база булдырыла, аны тәмамлау 2023 елга планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International