«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертүгә ярдәм итү үзәге булып тора. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары ММТ кулланып инвестицион-төзелеш проектына дәүләт экспертизасы үтүнең актуаль мизгелләре турында сөйләделәр.
Экспертиза идарәсе башлыгы Игорь Алексеев «Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасы (тәртип, үзенчәлекләре)»темасына доклад белән чыгыш ясады.
«Тим кулланып проектлауга бәя кую» темасы буенча директор урынбасары Любовь Кәримова, директор урынбасары Рөстәм Мифтахетдинов, мәгълүмати-аналитик тәэмин итү бүлеге башлыгы Чечек Әхмәтшина чыгыш ясадылар.