Яңа методика нигезендә 1 кв.метрның уртача базар бәясен исәпләү Россия регионнарының беренчел һәм икенчел торак базарларында барлыкка килгән торак урыны гомуми мәйданының 1 кв. метрының уртача арзан бәясеннән чыгып гамәлгә ашырыла. Ерак Көнчыгыш федераль округы искәрмә булып тора. Аның өчен кв.метрның уртача базар бәясе бары тик яңа төзелешләр базарына ориентация белән генә билгеләнә.
Элек гамәлдә булган методика буенча әлеге күрсәткечне исәпләгәндә, барыннан да элек, ике базарда да 1 кв. метрның уртача бәяләре турында рәсми статистик белешмәләр, шулай ук төзелешнең уртача бәясе исәпкә алынды.