РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында төзелештә экспертиза институтын алга таба үстерү мәсьәләсе каралды. Иҗтимагый совет рәисе Сергей Степашин фикеренчә, Россия экспертизалары Ассоциациясен булдыру актуаль булып тора, чөнки бүгенге көндә әлеге эшчәнлек төре белән шөгыльләнүче, үзара көндәшлек итүче структуралар бар.
Объектларның куркынычсызлыгы һәм тормышка сәләтлелеге эксперт оешмаларының көйле эшенә бәйле. Әлеге позиция РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин тарафыннан хупланды.
Төзелеш өлкәсендә эксперт җәмәгатьчелеген берләштерү мәсьәләләре буенча эшче төркемгә РФ Төзелеш министрлыгы, Россиянең баш дәүләт экспертизасы, төзелеш проектларына экспертизалар ассоциациясе, «Төзелештә экспертиза оешмаларының илкүләм берләшмәсе» Ассоциациясе (ТЭОИБ), шулай ук рөхсәт бирү эшчәнлеге һәм Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет төзелешендә норматив базаны камилләштерү мәсьәләләре буенча комиссия вәкилләре керәчәк.