Гомуми мәйданы 16 мең кв. м. булган лаборатория-тикшеренү корпусы 5 катка ия. Проект нигезендә 2 һәм 3 кат дәрәҗәсендә терраса урнашачак. Бина составында түбәндәге бүлмәләр каралган: подвал катында – лабораторияләр, архивлар, техник бүлмәләр; 1 катта – вестибюль, гардероб, саклау бүлмәсе, медпункт, лабораторияләр, кернны беренчел эшкәртү кабул итү лабораториясе, керн саклау зонасы булган керн саклау урыны, коммутация бүлмәләре; 2 - 5 катта – лабораторияләр, лаборантлар өчен бүлмәләр, коммутация, серверлар.
Якын-тирә территорияне төзекләндерү юлларын һәм тротуарларны, ял итү мәйданчыкларын, велопарковканы урнаштыру, газон, чәчәк түтәлләре ясау, агачлар һәм куаклар утыртуны үз эченә ала.
Әлеге объектның төзүчесе-«Татнефть – Актив» ҖЧҖ, техник заказчысы – «в.д. Шашин исемендәге» Татнефть» ГАҖ, генераль проектчысы - «ТИГП»ДУП.