«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Нурлат районында «Заречный» балалар бакчасын төзү өчен нәтиҗә бирде

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагере муниципаль бюджет учреждениесе объектының проект документациясе каралды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.

Татарстан Республикасы Нурлат районының Яңа Әмзә авылында, Мәктәп урамы, 2 нче йорт адресы буенча, 120 урынлык яңа лагерь барлыкка киләчәк.

Проектта төзелеш каралган:

  • Гомуми мәйданы 398,5 кв. м булган 4 йокы корпусы 30 йокы урынына исәпләнгән. Бинада холл, аяк киеме саклау бүлмәсе, малайлар һәм кызлар өчен торак бүлмәләр, шул исәптән халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен ; бүлмәләр;
  • гомуми мәйданы 103,7 кв. м булган персонал өчен йортлар 5 кешегә исәпләнгән ике торак бүлмә һәм техник бүлмә урнашачак;
  • клубның гомуми мәйданы 304.3 кв. м. булган бинасы вестибюль, администрация кабинеты, китапханә, тамаша һәм бию заллары, артистлык һәм костюм залларын үз эченә ала.
  • бинада табиб һәм шәфкать туташы кабинетлары, процедура бүлмәсе, 1 койкага изолятор палатасы, МДН өчен 1 койкага изолятор палатасы каралган.;
  • гомуми мәйданы 112,4 кв. м булган ачык сәхнә.

Шулай ук территориядә ашханә, КПП, склад һәм башка ярдәмче биналар проектлаштырылды.

Территорияне төзекләндерү үз эченә уен мәйданчыгы, иҗтимагый чаралар үткәрү, ата-аналар белән очрашулар һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар булдыру, кече архитектура формалары, җиһазлар һәм күчмә эшләнмәләр урнаштыру керә. Гамәлдәге яшелләндерүне максималь рәвештә саклап калу, шулай ук агачлар, куаклар утырту һәм күпьеллык үләннәр чәчү өчен газоннар урнаштыру каралган.

Әлеге объектның техник заказчысы – «Главинвестстрой РТ» ДКУ, төзүче – «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагере МБУ, ә генераль проектчы - «Татинвестгражданпроект»ТР ДУП.

Экспертиза үткәрү турында гариза тутырырга, документларны электрон рәвештә тапшырырга мөмкин gosekspertiza-rt.ru экспертиза мәсьәләләре буенча кайнар линия: + 7 (843) 207-06-04 яки электрон почта аша help.uslugi@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International