«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең дәүләти булмаган экспертизасы: ТР Питрәч районының "Яшьлек" микрорайоны торак комплексы

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Дәүләтнеке булмаган экспертиза үткәргәндә без һәр заказчыга индивидуаль якын килү һәм безнең хезмәтләрнең югары сыйфатын күрсәтү принципларына таянабыз

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы Питрәч районының «Яшьлек» микрорайонында торак йортлар төзү проектлары буенча уңай нәтиҗәләр бирде.

Барлыгы 4 катлы 4 торак йорт төзеләчәк. Биналарның гомуми мәйданы 1,75 мең кв. м. дан 2,6 мең кв.м. га кадәр.

Ишегалды территориясендә ком-гравийлы балалар уен һәм хуҗалык мәйданчыклары, резин өслекле физкультура белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар, шулай ук брусчатка җәелгән ял мәйданчыклары урнашачак. Территорияне тышкы яктан яктырту, мәйданчыкларны кече архитектура формалары, сертификацияләнгән уен һәм хуҗалык җиһазлары, ял итү зоналарында – эскәмияләр һәм чүп савытлары белән җиһазлау каралган. Йортлар янында автопарковка урнашачак. Ирекле зона яшелләндерү – газон, куаклар һәм агачлар утырту ярдәмендә төзекләндереләчәк.

Безнең эшләрне сайтта «учреждение турында» - проектлар ГАЛЕРЕЯСЫ бүлегендә карарга мөмкин

Хезмәт күрсәтүнең индивидуаль шартлары буенча +7 (843) 272-56-84 (доб. 230), e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең эксперт эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Ногманова Гүзәл Рифат кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International