Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле пенсионерлар һәм Остазлар!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне игелек һәм өлкән буынга хөрмәт итү көне белән котлыйм!
Безнең өчен бу көн, ихлас сүзләр әйтеп утергә зур мөмкинлек. Сез гомерегезне багышлагансыз хезмәткә, үҗәтлеккә, илебезнең һәм киләчәк буынның лаеклы үсешенә. Сез барыбыз өчен дә үрнәк булып торасыз дип ышанып әйтергә була. Без сезнең хезмәт сөючәнлегегез нәтиҗәсендә башланган эшне саклап һәм арттырып, тирән ихтирам һәм хөрмәт белән килешеп эшләүне дәвам итәбез
Сезнең эчке кәефгез, тормышка мәхәббәт һәм яхшы якка ышаныч, безне үз бурычыбызны лаеклы үтәргә илһамландыра. Сезнең күбегез хәзер лаеклы ялда, бер өлеше әле эшләвен дәвам итә. Хәзер, дәүләт ярдәме белән, актив озын гомер алып бару мөмкинлеге гамәлгә ашырыла – социаль ташламалар бирелә, төрле категория гражданнар торак һәм санатор-курорт дәвалавына юлламалар белән тәэмин ителәләр, пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җиткән кешеләрне укыту, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, өлкән яшьтәге гражданнарны эшкә урнаштыруда ярдәм итү һәм башкалар.
Республикабызның заманча кыяфәтенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм якыннарыгыз һәм туганнарыгыз белән аралашу телим. Бу алтын вакытта сезне бары тик күңелле мәшәкатьләр, шатлыклы мизгелләр генә көтеп алсын, яңа, матур юллар ачыла, үз проектларын тормышка ашыру һәм дуслар белән очрашулар өчен вакыт барлыкка килә!