Бөтен Россия буенча проектларга экспертиза. «ТР УГЭЦ» ДАУ бонус программасының өстенлекләре

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләр сәясәте үзара файдалы хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән

Дәүләтнеке булмаган экспертиза үткәрү өчен кабат мөрәҗәгать иткәндә бонуслар эшли – кабат мөрәҗәгать иткәндә һәр проекттан экономия 50% ка кадәр җитә.

Дәүләт үрнәгендәге бәяләмә

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары барлык бүлекләрне җентекләп тикшерә һәм шуннан соң гына фирма бланкындагы имза һәм мөһере булган дәүләт үрнәгендәге эксперт бәяләмәсен бирә, бу шулай ук төзелешкә рөхсәт алган вакытта заказчы өчен мөһим.

Квалификация таләпчәнлеге

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертизаны бары тик профильле белеме, югары квалификациясе һәм әлеге өлкәдә 20 елдан артык эш тәҗрибәсе булган махсус аттестацияләнгән экспертлар гына үткәрә.

Кулай вакыт

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ срокларны кыскарту акыл белән һәм сыйфатка зыян китермәскә тиеш дигән принципларга таяна. Экспертиза үткәрү срокларына карата уңай шартлар – 10-20 көн.

Заказчылар турында

Безнең тәкъдимне Казан, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Уфа, Кемерово, Пермь, Ижевск, Ульяновск, Самара, Көньяк-Сахалин һ.б., шулай ук Татарстан Республикасының Саба, Алабуга, Аксубай, Әлки, Лаеш муниципаль районнарыннан заказчылар бәяләде инде.

Безнең эшләр мисаллары:

Безнең эшләр турында тулырак мәгълүматны «Проектлар галереясе» бүлегендә белергә мөмкин

Шәхси шартлар буенча консультацияләр бирү: + 7 (843) 272-56-84 (өст. 230), Guzel.Nugumanova@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International