«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү өлкәсе объектлары буенча бәяләмәләр бирде

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан 2021 елның август аенда 55 мәгариф өлкәсе объекты буенча бәяләмәләр бирелде, шул исәптән:

Казан шәһ.

  • Балалар бакчаларын, мәктәпләрне, лицейларны, гимназияләрне, тулай торакларны капиталь ремонтлау
  • Музыка көллиятен үзгәртеп кору
  • «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексы биналары һәм корылмалары төзелеше

ТР муниципаль берәмлекләрендә

  • Балалар бакчалары, мәктәпләр төзелеше
  • Мәктәпләрне, гимназияләрне, колледжларны, балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләрен, балалар сәнгать мәктәбен, балалар лагерен, тулай торакларны капиталь ремонтлау
  • Мәктәпләрнең газ бүлү челтәрләрен үзгәртеп кору
  • Музыка көллияте һәм техникум биналарын үзгәртеп кору
  • Белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү
  • Балалар бакчаларын яңадан профильләштерү
  • Балалар өчен цифрлы белем бирү бинасында «IT-куб» техникумын ремонтлау

Объектлар исемлеге (август 2021)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International