Мәгълүмати модельләштерү технологияләре буенча финалның төп компетенциясендә иң яхшы нәтиҗәне Татарстан командасы күрсәтте. Команда әгъзалары арасында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ эксперты Марсель Илсур улы Гайнетдинов бар.
Конкурс биреме күпфункцияле сәүдә комплексының мәгълүмат моделен үтәүгә, эшләрне планлаштыруга һәм композицияләүгә юнәлдерелгән иде. Бирем нәтиҗәләре буенча республика командасы проектлаганда килеп чыккан хаталарны тапты һәм бетерде, һәм проект буенча әзер карарлар тәкъдим итте.