2021 елның 1 сентябреннән төзелеш тармагында законнардагы үзгәрешләр үз көченә керде.
Типлаштырылган проектлау турында нигезләмә кертелгән һәм капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә чаралар исемлеге расланган, алар нигезендә инвестицион-төзелеш эшчәнлегендә процедураларны гадиләштерү өчен чаралар тәкъдим ителгән, шулай ук проект документлары өлешендә үзгәрешләр кертелгән.
Капиталь төзелеш объектларын инженер-техник тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча таләпләр билгеләнде.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министр урынбасары а.с. Әхмәтшин җитәкчелегендә республиканың муниципаль оешмаларын территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзүне зоналаштыру документлары белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә булды.