Төзелеш буенча смета бәясе үзгәреш индексларын исәпләү Методикасына үзгәрешләр кертелде

2021 елның 13 августы, җомга

Аерым алганда, методика нигезендә эшләнгән смета бәясе үзгәреш индекслары турында мәгълүматлар 2017 елның 24 октябрендә чыккан 1470/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгы боерыгы белән расланган тәртип нигезендә формалаша торган, смета нормативларының федераль реестрына кертү юлы белән Төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырыла, шулай ук Россия төзелеш министрлыгының рәсми сайтында басылып чыгарыла.

Автомобиль транспортын кулланып төзү өчен йөк ташу буенча хезмәтләр күрсәтүгә карата смета бәяләре үзгәреш индексларын һәм бердәм бәяләргә карата индексларны исәпләү тәртибе, шулай ук аерым төзелеш ресурсларына карата индексларны һәм бертөрле төзелеш ресурслары төркемнәренә карата индексларны исәпләү тәртибе үзгәртелде.

«2019 елның 5 июнендә чыккан 326/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган төзелеш буенча смета бәясе үзгәреш индексларын исәпләү Методикасына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 20 февралендә чыккан 79/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International