Цифрлы топографик карталарга һәм территорияне планлаштырганда планнарга карата таләпләр расланды

2021 елның 10 августы, сишәмбе

2021 елның 25 июленнән территорияне планлаштыру буенча документларның график өлешен әзерләгәндә кулланыла торган цифры топографик карталарга һәм планнарга карата таләпләргә үзгәрешләр гамәлгә керде.

Үзгәрешләр түбәндәге характерда:

- «3.1 Цифрлы топографик карталар һәм капиталь төзелеш объектларын урнаштыруны күздә тотучы территорияне планлаштыру буенча документларның график өлешен әзерләгәндә кулланыла торган цифрлы топографик планнар үз эченә мондый объектларны урнаштыру планлаштырылган зоналары чикләрендә әлеге таләпләрнең 3 пунктындагы 3,5 һәм 6 абзацларында каралган элементларны алырга тиеш» дигән эчтәлекле яңа 3.1 пункты өстәлде;

- 4 пункттагы «норматив хокукый актларда билгеләнгән» сүзләрен «законнар нигезендә билгеләнгән» сүзләре белән алмаштырырга.

«2017 елның 25 апрелендә чыккан 739/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган территорияне планлаштыру буенча документларның график өлешен әзерләгәндә кулланыла торган цифрлы топографик карталарга һәм цифрлы топографик планнарга карата таләпләргә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 19 маенда чыккан 305/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International