«Иң яхшы сметчик-2021» конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2021 елның 6 августы, җомга

Ел саен, гадәттәгечә, Төзүчеләр көненә, «Иң яхшы сметчик» конкурсына йомгак ясала. Быел илебезнең төрле почмакларыннан – Красноярск краеннан, Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Якутиядән, Төмән, Саратов, Ульяновск, Иркутск, Мәскәү, Воронеж, Новосибирск, Ярославль өлкәләреннән, Мәскәү, Байконур һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән 43 катнашучы арасыннан смета эше буенча иң яхшы белгечләр сайлап алынды.

Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Михаил улы Фролов ачып җибәрде.

Бүләкләү тантанасында катнаштылар:

Мәҗит Хаҗип улы Салихов – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ директоры

Рәшит Корбангали улы Низамов – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры

Рамил Равил улы Гафиятуллин – «Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге» СРО директоры

Сергей Василий улы Никулин – «Россиянең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалы башлыгы

Конкурс турында фактлар

Быел конкурс сигезенче тапкыр үткәрелде, һәм аның әһәмияте яңа эш башлаучы гына түгел, тәҗрибәле экспертлар өчен дә елдан-ел арта бара. «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» конкурсын үткәрү барышында, анда төзелештә бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендә 259 белгеч катнашты.

Конкурс өч этапта үтте – тест, презентация, телдән әңгәмә. Барлык этаплар да онлайн-форматта узды.

Өч баскычлы сайлап алу нәтиҗәсендә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

2021 елның җиңүчесе һәм иң яхшы сметчигы булып «Илим» төркеме» АҖ проект-смета эше буенча әйдәп баручы инженеры Смолькова Алена булды (Братск шәһ., Иркутск өлкәсе)

Икенче урын белән проект-смета эше буенча инженер Чайкина Татьяна бүләкләнде (Глазов шәһ., Удмурт Республикасы)

Өченче урынны хаклы рәвештә бүлештеләр:

Абдуллина Сания – «Казаноргсинтез» ГАҖ проект-смета эше буенча әйдәп баручы инженеры (Казан шәһ.)

Возякова Ольга – Чуаш Республикасы төзелеш министрлыгының «Чуаш Республикасы төзелешендә экспертиза үткәрү һәм бәя кую үзәге» АУ баш эксперты (Чебоксар шәһ.)

Нәтиҗәләр белән беркетмә

Җиңүчеләр, аларның һөнәри юллары турында тулырак мәгълүматны биредә карарга мөмкин

2021 елгы конкурста җиңүче Алена Смолькова «Иң яхшы сметчик» фирма алтын билгесе, квалификация аттестаты һәм үзе эшләгән смета документларын тәңгәлләштерү өчен исемле мөһер, шулай ук акчалата сертификат белән бүләкләнде.

2 һәм 3 урыннарны җиңүчеләр шулай ук квалификация аттестатлары һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.

Комиссия әгъзалары шулай ук түбәндәге катнашучыларны аерым номинацияләр белән билгеләп үтте:

  • «Иң максатчан сметчик» номинациясе

Абзалова Ләйсән – 1 категорияле инженер, Казан шәһ.

  • «Иң яшь белгеч» номинациясе

Мостафина Диана – «Сетевая компания» АҖ 2 категорияле белгече

  • «Иң иҗади сметчик» номинациясе

Сидорова Марина – консультант-сметчик, Ярославль шәһ.

  • «Иң тәҗрибәле сметчик» номинациясе

Баранов Евгений – «АКД-ГРУПП» ҖЧҖ смета бүлеге җитәкчесе, Новосибирск шәһ.

  • «Иң таләпчән сметчик» номинациясе

Сибгатуллина Әлфия – Финанс контроле идарәсенең инспекцияләр секторы мөдире, Байконур шәһ.

  • «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ махсус номинациясе

Жирнова Анна – «Казаноргсинтез» ГАҖ проект-смета эше буенча инженеры

  • «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгенең махсус номинациясе

Сафин Инсаф – «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ 1 категорияле инженеры

  • Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлегенең махсус номинациясе

Шкляева Екатерина – «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ смета бүлегенең бәя инжинирингы буенча баш белгече

  • Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының махсус номинациясе

Сөнгатуллина Венера – «Комис» ҖЧҖ сметчигы, Йошкар-Ола шәһ.

Калган конкурсантлар конкурста катнашучылар дипломнары белән бүләкләнде:

Бикинеева Анастасия, Грякало Елена, Ибраһимова Илүзә, Иванова Татьяна, Комарова Гөлнара, Михалева Юлия, Моряков Дмитрий, Мөбәрәкшина Юлия, Павлова Екатерина, Прилепская Ирина, Салихова Гүзәл, Хәлиуллина Наилә, Хәмидуллина Марьяна, Шәйхелисламова Гөлнур, Шебанова Наталья, Шерстнева Оксана, Якубова Алинә, Бронских Александр, Васина Юлия, Демиденко Мария, Жукова Екатерина, Лукина Светлана, Пимуллин Алексей, Помазкина Марина, Сәйфетдинова Диләрә, Саканина Анна, Сөләйманова Зөлфия, Фролова Наталия, Трофимова Татьяна, Томилина Надежда.

Катнашучылар конкурсны оештыручылардан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Барлык сметчикларны ирешелгән нәтиҗәләре белән котлыйбыз!

Сезнең максатчанлык һәм җиңүгә омтылыш сокландыра, ә тәҗрибә һәм активлык хөрмәткә лаек. Бу бәйге Сезгә үз көчегезгә ышаныч китерсен һәм лаеклы бүләк алырга ярдәм итсен. Иң яхшы сметчик-2021 Алена Смолькова билгеләп үткәнчә, җиңүченең төп сыйфаты – максатчанлык. Һәм нәкъ менә ул аңа өченче омтылыштан (2019, 2020, 2021 елларда конкурста катнашучы) бүләк отарга ярдәм итте. Барыгызга да яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International