РФ Шәһәр төзелеше кодексына карата инженерлык челтәрләрне тоташтыру өлешендә үзгәрешләр кертелде

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

2021 елның 1 июлендә чыккан 276-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, РФ Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде, ә нәкъ менә капиталь төзелеш объектларын инженер-техник яктан тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру (технологик тоташтыру) турында маддә кертелде:

  • проектлаганда тоташтыруның техник шартлары тоташтыру буенча Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә билгеләнә һәм тоташтыру турындагы шартнамәләргә карата мәҗбүри кушымталар булып тора;
  • федераль, региональ, җирле әһәмияттәге объектларны төзү өчен, җир кишәрлегенә карата хокук билгели торган документлар булмаганда, тоташтыру турында шартнамә төзергә мөмкин булачак. Моның өчен әлеге максатларда җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турында карар, территорияне межалау проекты һәм (яки) кишәрлекнең шәһәр төзелеше планы һәм кадастр планында кишәрлекне урнашу схемасы кирәк;
  • планлаштыру структурасы элементлары һәм (яки) аларның өлешләре чикләрендәге капиталь төзелеш объектларын төзү, үзгәртеп кору өчен территорияне инженерлык яктан тәэмин итүнең комплекслы схемасын эшләргә мөмкин булачак.

Шулай ук документ белән гамәлдәге линия объектларын үзгәртеп кору һәм капиталь ремонтлау турында мәкалә кертелде.

Үзгәрешләр гамәлгә 2021 елның 1 сентябреннән керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International