Мәҗит Хаҗип улы Салихов ДОМ.РФ делегациясе белән очрашты

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

2021 елның 29 июнендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «ДОМ.РФ» АҖ вәкилләре белән очрашу үтте. Очрашуны «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов үткәрде.

Делегацияне ТР төзелеш министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Габбас улы Сагдатуллин озатып йөрде. «ДОМ.РФ» АҖ Татарстан Республикасына визитының максаты – төзелеш өлкәсендәге төп мәсьәләләр буенча тәҗрибә белән уртаклашу. Исегезгә төшерәбез, республика торакны файдалануга тапшыру буенча лидерлык позициясендә тора һәм төзелеш эшчәнлеген оештыру, тормыш өчен куркынычсыз, уңайлы шартлар тудыру, шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүнең нәтиҗәле системасын формалаштыру, санлы технологияләрне куллану буенча нәтиҗәле инструментларга ия.

«Без иминлекне үстерүгә һәм гражданнарның яшәү өчен уңайлы шартларын тудыруга юнәлтелгән бердәм бурычлар өстендә эшлибез. Илебез җитәкчелеге билгеләгән стратегияләрне төгәл һәм ритмлы итеп үтәчәгебез тармакның нәтиҗәле үсешенә бәйле. Моның өчен барлык инвестиция-төзелеш эшчәнлегендә катнашучылар белән һөнәри үзара аңлашуны җайга салырга кирәк, шулай итеп, бер-беребездән өйрәнергә кирәк. ДОМ.РФ, һичшиксез, торак өлкәсен, алдынгы технологияләрне һәм материалларны үстерүдә, аларны төзелештә куллануда, шулай ук тармакка инвестицияләрне җәлеп итүдә лидер булып тора. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ – Россия Федерациясенең Идел буе федераль округында иң эре үзәкләреннән берсе. Ел саен без төзелеш, капиталь ремонт, үзгәртеп кору һ.б. өчен 5000 ләп проектны карап үтәбез. Без һәрвакыт яңа эш өчен ачык һәм хезмәттәшләребез белән үзебезнең белемнәребез белән уртаклашырга әзер. Ышанам ки, мондый интеграция Россия Хөкүмәте тарафыннан куелган бурычларны нәтиҗәле ысул белән тормышка ашырырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Мәҗит Хаҗип улы Салихов.

Очрашу барышында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре дәүләт экспертизасы эшчәнлеге, учреждениенең нинди бурычларны хәл итүе һәм төзелеш объектларының куркынычсызлыгын, ышанычлылыгын һәм бюджет акчаларының нәтиҗәле тотылышы турында сөйләделәр, шулай ук делегация вәкилләренең белем алу эшчәнлеге һәм мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллану турындагы сорауларына җавап бирделәр.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International