«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ КФЙ капиталь ремонтлау буенча 288 бәяләмә бирде

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 288 күпфатирлы йорт «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәләрен алды.

Эшләр Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча Региональ программа кысаларында башкарыла (2020 елның 5 октябрендәге үзгәрешләр белән 2013 елның 31 декабрендә чыккан 1146 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының карары).

Региональ программа буенча эшләр исемлеге үз эченә түбәндәге әйберләрне ала:

  • йорт эчендәге системаларны, лифтларны, түбәләрне ремонтлау яки алыштыру;
  • подвал биналарын, фундаментны, подъездларны ремонтлау;
  • фасадны җылыту һәм ремонтлау;
  • коммуналь ресурсларны исәпкә алу, видеокүзәтү, телевидение приборларын урнаштыру һәм алыштыру;
  • йорт яны территориясен төзекләндерү һ. б.

Объектлар исемлеге (май 2021)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International