«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә кадрлар эше буенча квалификация күтәрү курслары үтәчәк

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

2021 елның 15-18 июнь көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә «Оешмада кадрлар эшен башкару» дигән квалификация күтәрү курслары үтәчәк. Гаризалар 2021 елның 11 июненә кадәр кабул ителә.

Курсларда Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары, контроль һәм күзәтчелек органнарының яңа таләпләрен исәпкә алып, оешмадагы кадрлар документлары белән эшләү технологиясе нигезендә кадрлар эшен башкару буенча мәсьәләләр каралачак.

Лектор булып «КНИТУ» ЮБ ФДБГМУ Инновацияләр белән идарә итү институтының «Социаль эш, педагогика һәм психология» кафедрасы доценты, хезмәт хокукы һәм кадрлар эше буенча консультант Татьяна Сергей кызы Абранина чыгыш ясый.

Белем алу бәясе: 1 тыңлаучы өчен 9 800 сум.

Укулар тәмамлангач, билгеләнгән үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.

Семинарны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге, Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22.

Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International